ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев Минзәлә муниципаль районына эшлекле визиты вакытында берничә социаль объектта булды. Шәһәр мунчасында барган капиталь ремонт эшләре белән дә танышты.
Шәһәр мунчасына йөрүчеләр редакциягә шалтыратып, мунча кайчан ачыла икән, дип аптыратып бетергәннәр иде. Бүген ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев мунчадагы эшләр барышы белән танышып йөргәндә төзүчеләр авызыннан шушы хакта җавап ишетелде: капремонт эшләре атна-ун көндә тәмамланып, мунча октябрь башына ачылачак. Шулай итеп, мунча яратучыларга шәһәр мунчасының кабат ачылуын көтәргә күп калмый.
Безнең өстәмә
Шәһәр мунчасында капремонтны Алексей Ищеряков җитәкчелегендәге “СК Спектр” оешмасы башкара. Моның өчен республика бюджетыннан 32 млн сум акча бүлеп бирелгән иде. Министр Азат Хамаев әлеге объектта башкарылган эшләрне карады.
Бинаның тышкы ягында эшләр төгәлләнгән, эчке эшләр дә тәмамлану алдында, территорияск төзекләндерелгән, бөтен игътибар автомат газ казаны урнаштыруга юнәлтелгән. Чит илдә җитештерелгән котельня күпфункцияле: җылылык та, пар да бирә торган, суны да җылыта. Хәзер әлеге котельняны монтажлау бара.