Районда ТР Министрлар Кабинетының 1134 санлы карары нигезендә хуҗалыклардагы ремонт мастерскойлары, яшелчә складлары, икмәк эшкәртү комплексларын капиталь ремонтлау программасы узган елдан башлап тормышка ашырыла башлады. Шул уңайдан “Әнәк” агрофирмасы Мөшеге бүлекчәсендә ашлык саклагычларга да ремонт ясалды..
Ябык типтагы ашлык саклагыч узган гасырның 80 елларында төзелгән иде, аның шуннан бирле ремонт күргәне булмады. Элеккеге Тукай исемендге колхоз таркалгач амбар алларындагы складлар ташландык хәлгә килгән иде. Быел урак алдыннан Иске Иркәнәш авылындагы ындыр табагы капиталь төзекләндерелде, складларга 1 миллион сумлык бетон җәелде, ике складның түбәсе ябылды, капкалар куелган. Амбарда автоүлчәгеч тә капиталь төзекләндерелгән, моның өчен ярты миллион сум акча тотылган. Монда ашлык саклагыч ремонтына җаваплы караш булдырылган. Хәзер биредә дә кышкы чорда ашлык салып калдырачаклар. Биредә 8 кешедән торган бригада оештырылып, алар тарафыннан ремонт эшләре киң колач алган һәм түбәләр су кермәслек итеп эшләнгән. Агрофирманың Мөшеге авылындагы ябык типтагы ындыр табагы да капиталь төзекләндерелгән һәм биредә дә кышка ашлык салып калдырачаклар.
Иске Иркәнәш авылындагы ашлык саклагычны капиталь төзекләндерү 2,5 миллион сумга төште, шуның өчтән бере Татарстан Республикасы бюджетыннан каплана.