Районыбызның алдынгы комбайнчысы

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

Районыбызның алдынгы комбайнчысы, лидерлык позициясен тотучы “Органик групп-Чулман” ҖЧҖ механизаторы Илгиз Шияпов үзенең 54нче туган көнен елдагыча басуда каршы ала.

 

Илгиз 30 елдан артык кыр корабын иярли, елның-елында алдынгылыкны бирми. Ул бүгенге көндә “Акрос-580” маркалы комбайны бункерыннан 12840 центнер ашлык бушатырга өлгерде. Ул атна башында район комбайнчылары арасында район башлыгы Айдар Салаховның иң беренче премиясен алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International