ТР Президенты сайтында мәгариф һәм фән хезмәткәрләре утырышының трансляциясе булачак.

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

2018 елда «Татарстан Республикасы мәгарифе – киләчәккә инвестицияләр» киңәшмәсе Кукмара муниципаль районында узачак.

Иртәгә Татарстан Президенты сайтында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе пленар-утырышының онлайн-трансляциясе узачак. Бу турыда Татарстан Республикасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2018 елда «Татарстан Республикасы мәгарифе – киләчәккә инвестицияләр» киңәшмәсе Кукмара муниципаль районында узачак.

Чара 11.00 сәгатьтә башлана. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International