Урманнарда янгын чыгу куркынычы саклану сәбәпле шторм турында кисәтү игълан ителде.

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан урманнарында янгын чыгу куркынычы август ахырына кадәр сакланачак, дип белдерә синоптиклар.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республика территориясендә урманнарда янгын чыгу куркынычы саклану сәбәпле шторм турында кисәтү таратты. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Агымдагы елның 23-31 август көннәрендә республика урманнарында урыны белән янгын чыгу куркынычы саклана, дип кисәтә синоптиклар.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International