Россия байрагы көнен Иске Иркәнәштә дә бәйрәм иттеләр

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

Тантаналы чараны Иркәнәш клубы һәм китапханәсе хезмәткәрләре оештырдылар.

Кичә, 22 август көнне, илебезнең барлык почмакларындагы кебек, Минзәлә районының Иске Иркәнәш авылында да Россия байрагы көне бәйрәм ителде.

Бәйрәм илебез, аның байрагы турында әңгәмә, кызыклы уеннар, конкурслар белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International