Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 25474 гектарда игеннәр суктырылган
Шуның эченнән арыш-2480, арпа-11438, көзге бодай-9197, борчак-835, сабан бодае-1430, солы 94 гектарда җыеп алынган. Барлыгы 74638 тонна ашлык суктырып алынган. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 29,3 центнер тәшкил итә. Район буенча игеннәрнең 53 проценттан артыгы суктырып алынды. Кичә районыбыз кырларында 59 комбайн эшләде. Игеннәре суктырып алынган кырларда салам җыю дәвам итә, барлыгы 11200 тонна салам төргәкләргә төрелгән.