Минзәлә мөселманнарын бәйрәм белән район башлыгы Айдар Салахов котлады

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

Хөрмәтле райондашлар! Сезне изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм.

Мөселман дөньясының иң олы һәм изге бәйрәмнәренең берсе булган Корбан бәйрәме үзендә исламның югары әхлакый нигезләрен – шәфкатьлелек, игелек һәм кешеләргә мәхәббәтне гәүдәләндерә. Корбан бәйрәме өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, якын кешеләр турында кайгыртырга, балаларда иман һәм игелек тәрбияләргә өйрәтә. Бу хәер-догалы көннәрдә мәчетләрдә тантаналы азан ишетелә, барлык мөселманнар Аллаһы Тәгаләгә багышлап дога кыла. КоръәнКәримдәге миһербанлык һәм шәфкать турындагы гыйбарәләрнең мәгънәсе тагын да көчәя. Бәйрәм көннәрендә эшләнгән бер изге эш шундый меңләгән эшкә тиң. Шуңа күрә, хөрмәтле мөселманнар, бу бәйрәм көнендә корбан чалып, игелекле эшләр эшләп, мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә ашыгыйк. Корбан гаете мөбарәк булсын! Ул һәммәбезгә көч-куәт, рух күтәренкелеге өстәсен, мәрхәмәтле эшләргә җилкендерсен, якты өметләр һәм җан тынычлыгы насыйп итсен, илаһи нур күңелләребезне һәм йөзләребезне балкытсын! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет һәм бәрәкәтле озын гомер телим!

Айдар Салахов, район башлыгы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International