Минзәлә игенчеләре экваторга якынлашалар

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 22474 гектарда игеннәр суктырылган, шуның эченнән арыш-2480, арпа-9438, көзге бодай-9197, борчак-835, сабан бодае-430, солы 94 гектарда җыеп алынган.

 Барлыгы 66039 тонна ашлык  суктырып алынган. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 29,4 центнер тәшкил итә.   Район буенча  игеннәрнең 48 проценттан артыгы суктырып алынды.  Кичә районыбыз кырларында 58 комбайн эшләде.  Игеннәре суктырып алынган кырларда салам җыю дәвам итә, барлыгы 10700 тонна салам төргәкләргә төрелгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International