Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 19674 гектарда игеннәр суктырылган, шуның эченнән арыш-2480, арпа-6638, көзге бодай-9197, борчак-835, сабан бодае-430, солы 94 гектарда җыеп алынган.
Барлыгы 57858 тонна ашлык суктырып алынган. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 29,4 центнер тәшкил итә. Иң югары уңыш “Әнәк” агрофирмасы Мөшеге бүлекчәсендә - һәр гектардан уртача 42 центнер уңыш . Алардан бераз гына “Заиковский” хуҗалыгы калыша, һәр гектар төшеме 40 центнердан артык. Район буенча игеннәрнең 40 проценты суктырып алынды. Кичә районыбыз кырларында 58 комбайн эшләде. Игеннәре суктырып алынган кырларда салам җыю дәвам итә, барлыгы 9500 тонна салам төргәкләргә төрелгән.