Татарстан прокуратурасы пассажирлар ташучыларны тикшерә

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Тикшерү республиканың бөтен территориясендә узачак, хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары җәлеп ителәчәк.

Татарстан прокуратурасы, автобуслар катнашында юл һәлакәтләре арту сәбәпле, пассажирлар ташучыларны тикшерә. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Екатерина Гудкова хәбәр итте.

Автопаркның техник хәленә, машина йөртүчеләрне рейска кадәр һәм рейстан соң медосмотр үткәрү, шулай ук миграция законын үтәүгә аерым игътибар биреләчәк.

Тикшерүләр республиканың бөтен территориясендә узачак. Анда хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары хезмәткәрләре дә җәлеп ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International