Илгиз Загиев гаиләсен Рөстәм Миннеханов кунакка чакырды

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Минзәлә районының данлыклы фермеры, ит короле Илгиз Загиевны гаиләсе белән Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов кунакка чакырды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова белән 27 август көнне үрнәк гаиләләрне  кунакка җыя. Анда быел районыбызның   Тулбай авылыннан Илгиз Загиев гаиләсе   барачак.  Узган елларда, ягъни 2014елда- Александр Леванов(Изыскатель ҖЧҖ директоры), 2015тә Нәсим Дәүләтов( Югары Тәкермән авылы фермеры), 2016 елда Мәүләветдин Закиров(данлыклы көрәшче, көрәш буенча спорт остасы) гаиләсе белән очрашуга барган иде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International