Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 15597 гектарда игеннәр теземнәргә салынган, шуның 15374 гектары суктырып алынган.
Шуның эченнән арыш-2480, арпа-3128, борчак-460, солы-94,көзге бодай 9197 гектарда суктырып алынган. Барлыгы 44930тонна ашлык амбарларга кайтарылды. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 29,2центнер тәшкил итә. Кичә районыбыз кырларында 56 комбайн эшләде. Урып-җыю эшләре 32 процентка башкарылды. Игеннәре суктырып алынган кырларда салам җыю дәвам итә, барлыгы 7500 тонна салам төргәкләргә төрелгән.