Районның террорга каршы комиссиясенең чираттагы утырышында алда торган бәйрәм чараларын хәвеф-хәтәрсез уздыру өчен күрелгән чаралар турында сүз барды.
Комиссия алдында Россия эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча бүлек мөдире Евгений Клещевников, мәгариф бүлеге, автотранспорт предприятиесе, яшьләр һәм спорт бүлеге, район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов, яшь армия хәрәкәте җитәкчесе Андрей Титов чыгыш ясады. Район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев һәм шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Ягъфаров башкарылган эшләргә анализ ясадылар. Хәвефсезлекне тәэмин итү, тәртип ныгыту буенча бурычлар куйдылар.
Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, спорт объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча нинди чаралар күрелүе хакында, алдагы санда террорга каршы комиссия рәисе секретаре, район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев фикерен тәкъдим итәчәкбез. Ул бу көнне алдагы утырышларда аерым учреждениеләр алдына куелган бурычларның үтәлеше буенча хисап тотты.