Агитбригада - ындыр табагында

2018 елның 14 августы, сишәмбе

“Органик групп-Чулман” ҖЧҖнең уңганнары урып-җыю эшләрен оешкан төстә алып бара, уракның 25 проценттан артыгы җыеп алынган.

Игенчеләрнең күңелен күтәрү, йөрәкләренә хезмәт дәрте өстәү максаты белән бу көннәрдә Минзәлә районы Тауасты Байлар авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм “Ядкарь” фольклор ансамбле  амбар алларына килеп, концертлар куеп йөриләр.

Әлеге күркәм традиция авылда күптәннән яши, чәчү чорында да рухи азык таратучы агитбригада авыл эшчәннәре белән даими очраша. Авылның иҗат коллективы кичәле-бүгенле алар ындыр табагында эшләүчеләр өчен концерт куеп матур җырлар бүләк иттеләр, иртәгә басуга барып комбайнчылар, механизаторлар, шоферлар алдында аларның күңелләрен күтәрәчәкләр.  Шулай итеп, ындыр табагында һәм басуларда техника гөрелтесе генә түгел, җыр-моң да яңгырый.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International