Минзәлә районында урак 30% ка төгәлләнде

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 15397 гектарда игеннәр теземнәргә салынган, шуның 14865 гектары суктырып алынган.

Шуның эченнән  арыш-2480, арпа-2728, борчак-460, көзге бодай 9197  гектарда суктырып алынган. Барлыгы 43171 тонна ашлык  амбарларга кайтарылды.  Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 29центнер тәшкил итә.  Кичә районыбыз кырларында 52 комбайн эшләде.  Урып-җыю эшләре 30 процентка башкарылды.. Игеннәре суктырып алынган кырларда салам җыю дәвам итә, барлыгы 7000  тонна салам төргәкләргә төрелгән. 
Көзге культуралар өчен җир әзерләү дәвам итә, бу эш 9800 гектарда башкарылган.  Районыбыз  кырларында көзге культураларны чәчү   өчен һава шартлары һәм туфракның торышы яхшы.  Барлыгы җәмәгать терлекләре өчен печән 8200 тонна әзерләнде, 45500 тонна сенаж базларга салынган, 22 тонна яфрак азык тупланды. Бер баш шартлы терлеккә 19,7 центнер азык берәмлеге туры килә. Бер баш шартлы терлеккә терлек азыгы хәзерләү буенча Минзәлә районы республикада 4 урынны били.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International