Татарстанда 14 августта алмашынучан болытлы һава, урыны белән яңгыр, яшен фаразлана. Җил көнбатыштан исәчәк. Төнлә +10.. +15 градус, көндез +20.. +25 градус җылы булачак.
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, 15 августта республикада явым-төшемнәр көтелми. Төнлә +11.. +16, көндез +22.. +27 градус җылы булачак.
16 августта алмашынучан болытлы һава фаразлана. Төнлә урыны белән яңгыр, көндез күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин. Яңгыр вакытында җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитү куркынычы бар. Төнлә һава температурасы +11.. +16, көндез +25.. +30 градус булачак.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/13/169593/