Урыс авылы почта бүлекчәсен караган авылларда ел саен”Минзәлә-Мензеля” гәҗитенә язылу гадәте үзгәрмәгән. Шундый кешеләрнең саны киләчәктә дә кимемәсен иде.
Урыс, Тулбай, Гөлек авылындагы шәхси йортларда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. Ишек бусагасында безне бик матур гына, кечкенәрәк буйлы ханым-почта бүлеге җитәкчесе Фәнүзә Габдуллина каршы алды.
Яр Чаллы шәһәре почтампының Урыс авылындагы почта бүлеге 2018 елның икенче яртыеллыгына подписка нәтиҗәләре буенча җиңүче дип табылды.
Әлеге коллективка “Татмедиа” филиалы “Мензеля-информ” җитәкчесе Илдус Шаһиев күчмә кубок һәм Мактау кәгазе, акчалата премияләр тапшырды.
-Монда, миннән кала, тагын ике почта хезмәткәре эшли. Гөлфинә Низамова, Гөлүсә Маликова. Хезмәт яратучы, халык белән аңлап эш итүче, тырыш кешеләр. Берсен мактап, икенчесен хурларлык түгел. Теләсә нинди һава торышында да эшеңне төгәл башкарырга , халыкның сиңа булган ышанычын акларга кирәк. Безнең хат таратучыларның барысы да үзләренең эшләренә үтә дә җаваплы карыйлар, эшләреннән ямь табып эшлиләр. Безнең почта бүлекчәсендә беренче яртыеллыкка яраткан “Минзәлә-Мензеля” газетабызны 94 кеше алдырса, ә икенче яртыеллыкка язылу буенча да актив эш алып бардык һәм газетага 96 кеше язылды. Район тормышын, ил-көн яңалыкларын шушы газетадан укып беләбез. Район гәҗитеннән башка безнең җирлек халкы Сабантуй, Сөембикә, җурналарын, Ирек мәйданы, Ватаным Татарстан, Татарстан яшьләре, Акчарлак, Себерке , Юлдаш газеталарын алдыра. Хат ташучылар көн саен шактый ара үтә. Өлгерергә тырышалар, чөнки гәҗит укучылар өчен вакытлы матбугатны көнендә кулга алу кызыклы-ди почтальоннар.