Минзәләдә урып-җыю 29% ка тәмамланган

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Бер баш шартлы терлеккә терлек азыгы хәзерләү буенча безнең район республикада 4 урынны били.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы   арыш-2480, арпа-1728, көзге бодай 9197  гектарда җыеп алынган.

Барлыгы 40170 тонна ашлык җыеп алынган. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 29,4 центнер тәшкил итә.  Кичә районыбыз кырларында 58 комбайн эшләде.  Урып-җыю эшләре 29 процентка башкарылды.. Игеннәре суктырып алынган кырларда салам җыю дәвам итә, барлыгы 640  тонна салам төргәкләргә төрелгән. 
Көзге культуралар өчен җир әзерләү дәвам итә, бу эш 8200 гектарда башкарылган.  Районыбыз  кырларында көзге культураларны чәчү   өчен һава шартлары һәм туфракның торышы яхшы.  Барлыгы җәмәгать терлекләре өчен печән 8200 тонна әзерләнде, 45500 тонна сенаж базларга салынган, 22 тонна яфрак азык тупланды. Бер баш шартлы терлеккә 19,7 центнер азык берәмлеге туры килә. 

http://menzela.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/minzld-uryp-yyu-29-ka-tmamlangan

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International