Муса Самигуллович үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтә.

2018 елның 12 августы, якшәмбе

Мәктәптә укыганда ук даими тирән белемгә омтылып, һәр эштә дә башлап йөрүче, мәктәбебезне Алтын медальгә тәмамлап, Казанда табиб һөнәрен үзләштергән, безнең горурлыгыбыз булган Муса районыбызга кайтып, 40 елга якын халыкка медицина хезмәте күрсәтә. Туган авылы Җәмәктә мәчет салдырып, аның бүген дә төзеклеге, нормаль эшләве өчен янып-көеп йөреп, 40 ел буена классташлары өчен очрашулар оештыруны да ул чын күңеленнән башкара. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару нәтиҗәсендә әле бүген дә егетләрчә яшь, җитез, һәр эшне төгәл башкара, гаиләсендә үрнәк Ир һәм Әти.

Аны шушы зур, якты бәйрәме белән котлап, аңа киләчәктә дә бары уңышлар, исәнлек- саулык телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International