Республика һәм район күләмендә “Иң яхшы комбайнчы” республика конкурсы игълан ителде.
Быел министрлыкның конкурс комиссиясе Татарстан Республикасында иң күп күләмдә һәм иң күп мәйданда ашлык урган һәм суктырган күрсәткечләр буенча республика һәм район дәрәҗәләрендә барысы 490 комбайнчы бүләкләнәчәк.
Суктыруда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 240 комбайнчы 50 мең сум күләмендә махсус премия белән бүләкләнәчәк, аларны маркасы буенча 4 комбайн төркемнәре буенча билгеләү каралган. Социаль гаделлек булсын. Күрсәткечләре белән 240 комбайнчы арасына керә алмаганнар, әмма районда иң зур күрсәткечләргә ирешүче өч комбайнчы утызар мең сум күләмендә премия белән бүләкләнәчәк. 40 мең сум күләмендәге премияләр иң күп мәйданда ашлык егуда катнашкан комбайнчыларга биреләчәк, аларны 3 төркем чапкыч буенча билгеләячәкләр.
Моннан башка районда игенчелектә эшләүчеләрне премияләү дә каралган. Урып-җыюны вакытында, кыска срокларда җыеп алу, билгеләнгән сезон йөкләмәсен һәм сыйфатлы башкарып чыгу максатыннан игенче механизаторларны премия бирү системасын эшләде. Түләү системасында хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чараларына да игътибар бирелә.
