Роспотребнадзор экспертлары Татарстан киштәләреннән 23 тонна бозылган азык-төлек алган.

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

 

Продукцияне товарга документлары булмаганга һәм куллану вакыты чыкканга алганнар.\

Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) экспертлары ел башыннан Татарстанда кибет киштәләреннән 23 тонна бозылган азык-төлек (2 151 партия) алган. Сыйфатсыз продукцияне сатудан алуның төп сәбәбе булып, товарга документлар булмау һәм куллану вакыты чыгуы тора.

Экспертлар барлыгы 40 мең төрле азык-төлек продуктларын экспертизага алган. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең 2018 елның беренче яртыеллыгы мониторингы нәтиҗәләре буенча хисапта әйтелә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/06/169220/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International