Иң югары уңыш "Калморза" һәм "Әнәк"тә

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә,  барлыгы 6701 гектарда игеннәр суктырып алынган. Шуның эченнән арыш-1262,  борчак-360, көзге бодай 5139   гектарда җыеп алынган.  Барлыгы 19806 тонна ашлык амбарларга кайтарылды.  Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 29,6 центнер тәшкил итә. Иң югары уңыш “Калморза” хуҗалыгында-37,4 центнер һәм “Әнәк” агрофирмасында 35,6 центнер. Басуларда барлыгы 79 комбайн эшли. Көзге культуралар өчен  җир әзерләү дәвам итә, бу эш 8000 гектарда башкарылган.   
Җәмәгать терлекләре өчен печән 8200 тоннадан әзерләнсә, сенаҗ  43600 тонна салынган.  Бер баш шартлы терлеккә 18,8центнер азык берәмлеге әзерләнгән.   Салам җыю эшләре дәвам итә, 230 тонна салам төргәкләргә төрелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International