Республика да һәм районда “Иң яхшы комбайнчы” республика конкурсы игълан ителде

2018 елның 4 августы, шимбә

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан Республикасында агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы” республика һәм район конкурсы башланды.

Конкурс комбайнчы һөнәре абруен арттыру һәм популярлаштыру, 2018 елгы урып-җыю эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләү максатларында, шулай ук уңышны тиз һәм югалтуларсыз, сыйфатлы җыеп алуны агросәнәгат комплексында урып-ьыю техникасын нәтиҗәле куллануны кызыктыру максатл арында оештырыла.
Быел министрлыкның конкурс комиссиясе Татарстан Республикасында иң күп күләмдә һәм иң күп мәйданда ашлык суктырган күрсәткечләр буенча республика һәм район дәрәҗәләрендә 490 комбайнчы бүләкләнәчәк. 
Уңышны урып-җыюда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 240 комбайнчы 50 мең сум күләмендә махсус премия белән бүләкләнәчәк, аларны 4 комбайн төркемнәре буенча билгеләү каралган.  Әлеге премияне безнең районнан 6 комбайнчыга бирәчәкләр.  40 мең сум күләмендәге премияләр иң күп мәйданда механизаторга биреләчәк, аларны 3 төркем чапкыч буенча билгеләячәкләр. Конкурс  йомгаклары буенча шулай ук районнарның 200 комбайнчысы бүләкләнәчәк, алар 30 мең сум күләмендә премия алачаклар. Моннан башка   игенчелектә эшләүчеләрне премияләү дә каралган.  Урып-җыюны вакытында, кыска срокларда җыеп алу, билгеләнгән сезон йөкләмәсен һәм сыйфатлы башкарып чыгу максатыннан игенче механизаторларны премия бирү системасын эшләде  Шулай ук алар хезмәт өчен түләү системасына, хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чараларына да игътибар бирәчәк. Моннан тыш районыбызда сезон йомгаклары буенча агрегатларның хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм урып-җыюның катлаулылыгын искә алып матди кызыксындыру чаралары да каралган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International