Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшче профессиясен күтәрү һәм популярлаштыру, урып-җыю техникасын югары эффектлы итеп эшләтү максатыннан һәм югары күрсәткечләргә ирешкән комбайн экипаҗларына быелның 24 июлендә Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының “Иң яхшы комбайнчысы” дигән республика конкурсы игълан итте.
Әлеге премияне алу өчен көрәшкә “Органик групп-Минзәлә” ҖЧҖнең алдынгы комбайнчысы Алвир Даутов та кушылды. Ул бүгенге көндә “Лексион” комбайны бункерыннан 320 тонна икмәк бушатырга өлгерде инде.