Виртуоз музыкантның җиңүләре

2018 елның 3 августы, җомга

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Данир Фәхретдинов күптән түгел Актанышта уздырылган “Актаныш гармуннары” Бөтенроссия татар гармунчылары фестивалендә III дәрәҗә лауреат Дипломы белән бүләкләнде.

Агымдагы елда Данир Фәхретдиновның җиңүләре моннан башка да җитәрлек. Ул Яр Чаллының “Энергетик” мәдәният сараенда узган Иңбер Шәфыйков исемендәге “Моңлы курай” VII ачык республика күләм курайчылар бәйгесенең “Моңлы тальян” номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Ринат Гобәйдуллин исемендәге “Сердәш” I ачык төбәкара татар сәнгате фестиваль-бәйгесендә дә Минзәлә Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Данир Фәхретдинов I дәрәҗә лауреат булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International