Татарстанда һәм башкалада явым-төшемсез алмашынучан җылы һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген Казанда җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, һава температурасы 26-28 градус җылы булачак.
Республикада августның беренче көнендә явым-төшемсез алмашынучан җылы һава торышы саклануы фаразлана. Максималь һава температурасы көндез 23-28 градус җылы күрсәтә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 7 августны да кертеп, Татарстанда урыны белән урманнарда югары янгын куркынычсызлыгы (4 класс) саклануы көтелүе турында искәртә.
https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/01/168881/