Минзәлә районы кырларыннан 5172 тонна ашлык җыелган

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә барлыгы 2280 гектарда игеннәр теземнәргә салынган, шуның 1707 гектары суктырып алынган.

Шуның эченнән арыш-408,  көзге бодай 1299 гектарда җыеп алынган.  Барлыгы 5172 тонна ашлык амбарларга кайтарылды.  Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 30,3 центнер тәшкил итә. Районыбыз кырларында 44комбайн эшли. Көзге культуралар өчен  җир әзерләү дәвам итә, бу эш 7000 гектарда башкарылган.   Җәмәгать терлекләре өчен печән 8200 тоннадан әзерләнсә, сенаҗ  37800 тонна салынган.  Бер баш шартлы терлеккә 17,2 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International