"Заиковский" хуҗалыгы быел 10 мең тонна сенаж салачак

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

Бүген-иртәгә Заиковский хуҗалыгында сенаж салу төгәлләнә. Аның күләме 10 мең тоннага җитәчәк.

Шуның 6 мең тоннасы чиста люцерна үләненнән салынды. Ә калганы - берьеллые культуралар һәм люцерна үләне белән кушылып салынды. Сенаж базын тутырганда хуҗалык җитәкчесе Радик Фәттахов технология саклануны үзенең шәхси контролендә тота.

- Малларның сыйфатлы азык тәэмин ителүе генә кышын мул продукция алу нигезе булып тора, - ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International