Минзәләдә урып-җыю җыю техникасы әзер

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

2018 елгы урып-җыю кампаниясендә 92 берәмлек комбайн эшлиячәк.Быел район буенча барлыгы 48800 гектарда урып-җыю эшләре башкарасы бар.

 

Минзәлә муниципаль  район башлыгы Айдар Салахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов, республикабызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән вәкил:   Татарстан Республикасы буенча  “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең федераль дәүләт  бюджет учреҗдениесенең техник материаль тәэмин итү начальнигы Ранис Габдрахманов,  район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илгиз Ханов, ТР дәүләт техник күзәтчелегенең Минзәлә районы буенча инспекторы  Ринат Гыйльманов һәм хуҗалыкларның, агрофирмаларның инҗенерлары, агрономнары  ашлык җыю комбайннарының иң беренче чиратта гермитиклыгы-суктырылган ашлыкның  коелу-коелмавын карадылар,техниканың төзеклеге, Ростехнадзордан рөхсәт кәгазе булу-булмавы, янгын сүндерү җайланмасы, медицина ярдәме күрсәтү өчен аптечкасы,  транспорт чараларының, ашлык складларының, ашлык киптерү урыннары һәм ашлык чистарту машиналарының быелгы урып-җыю кампаниясен уздыруга әзерлеген тикшерделәр.  . Шулай ук алар хезмәт өчен түләү системасына, хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чараларына, сервис хезмәтләре оештыру планы, махсус киемнәр булу, үлчәү җайланмаларының төзек булуына, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешенә һәм янгын куркынычсызлыгына да аерым игътибар бирделәр.  Алар һәр комбайнны эшләтеп карадылар. Уракта катнашачак һәр механизаторның таныклыгы бар.
Айдар Салахов:
-Быел максималь төстә урып-җыюны аерым урып  суктырырга кирәк булачак, чөнки басуларны эт эчәгесе һәм башка төрле чүп үләннәре басып киткән.Урак башыннан алып 20 көн буе көне-төне түзеп эшләргә кирәк.  Быелгы уракта эшләүче комбайнчыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы премиясе һәм хуҗалык, агрофирмаларның да үз премияләре бирү каралган.Урак белән бергә алдагы ел уңышын да кайгыртырга кирәк. Яхшы сортлар чәчеп, басулардан мул уңыш алырга кирәк.Моның өчен җир эшкәртүне комплекслы алып барып, уҗым культураларын тиз арада чәчү мөһим.
Конкурста 50 мөмкинлектән 47 балл җыеп “Калморза” хуҗалыгы җиңүче булып танылды.    Бу хуҗалык быел яз көне һәрберсе 25 миллион сум торган 8 берәмлек югары җитештерүчәнле комбайн сатып алды. Әлеге хуҗалык быел гына да тагы бер ашлык киптерү комплексы һәм ике берәмлек орлык чистарта торган ОВС-25 маркалы агрегат алып кайтып урнаштырды.Икенче урынны 45 балл белән “Органик групп-Чулман”  ҖЧҖ, ә өченче урынны 44 балл белән “Органик групп-Минзәлә” ҖЧҖ яулады Гомумән алганда комиссия  хуҗалыклардагы комбайннарның әзерлеген уңай бәяләде. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International