Район буенча һәр сыердан уртача 11,7 килограмм сөт савып алына.
Районыбыз терлекчеләре бүгенге көндә 53,5тонна сөт җитештерәләр, бу узган елның шушы чорына караганда дүрт процентка күбрәк, яки ике тонна сөтне артыграк җитештерәләр. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда “Органик групп-Чулман” ҖЧҖнең Тәкермән бүлекчәсендә-1574, Вахитов бүлекчәсенең Тулбай фермасында-800, “Органик групп-Минзәлә” ҖЧҖнең Якты юл бүлекчәсендә-323, Мәлкән бүлекчәсендә 267 килограмм сөтне артык савалар. Район буенча иң югары савым “Калморза” хуҗалыгында, монда һәр сыердан уртача көнлек савым-26,2 килограмм.