Татарстанда һәр җәйдә москит челтәрләр аша 20ләп бала егылып төшә.

2018 елның 27 июле, җомга

Әлеге җитди проблеманы чишүгә пластик тәрәзә җитештерүчеләр алынган, алар конструкциядә саклау чарасын куллануны тәкъдим итә.

Татарстанда һәр җәйдә тәрәзәгә куелган москит челтәрләр аша 20ләп бала егылып төшә. Бу хакта “Татар-информ”га Балалар республика клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш балалар хирургы Владимир Филатов сөйләде.

“Тәрәзәдән егылып төшүчеләр турында аерым тукталасы килә. Җылы вакытта тәрәзәгә черкидән куелган челтәрләр аша егылып төшкән балалар җәен 20ләп була”, - диде табиб.

Владимир Филатов күп кенә ата-аналар ачык тәрәзәләрнең никадәр куркыныч тудыруын һәм москит челтәрләрнең саклый алмавын аңламыйлар, диде. “Җәйнең кызу вакытында бик актуаль бу. Без инде бу теманы берничә тапкыр күтәрдек. Шунысы куанычлы, бу проблеманы пластик тәрәзә җитештерүчеләр ишетте, алар конструкциядә тәрәзә фиксациясенә саклану чарасын кулланып, үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә”, - диде балалар хирургы.

Бүгенге көндә Балалар республика клиник хастаханәсендә төрле җәрәхәт-имгәнүләр алган 26 бала дәвалана. Аларның 12се баш сөягенә, баш миенә зыян килеп кергән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International