"Ул бөртеклеләр мәйданының ким дигәндә өчтән берен, хәтта 40 процентын алып торса да ярый", - ди Марат Әхмәтов.
Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов республиканың чәчүлек мәйданнарына күбрәк көзге культуралар чәчәргә кирәк дип саный. Бу хакта ул бүген Зәй районында узган күчмә семинарда әйтте.
"Бүгенге очрашуда көзге культураларны киңәйтергә кирәк дип сөйләштек. Ул бөртеклеләр мәйданының ким дигәндә өчтән берен, хәтта 40 процентын алып торса да ярый. Корылык шартларында, авыруларга бирешмәү ягыннан да, азык-төлек шартларына игү максатында да табышлы сортлар үстерергә кирәк", - диде министр.
Марат Әхмәтов бүген Зәй районының Сәвәләй авылында урнашкан "Зәй шикәре" агрофирмасы" сорт сынау участогында булды. Аграрий җитәкчеләре әлеге зонага туры килердәй авыл хуҗалыгы культуралары белән танышты.
Семинар эшендә Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Ютазы, Азнакай, Сарман, Тукай, Зәй районнарының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыклары, механизация буенча консультантлар, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, агрономнар, "Россельхозцентр", "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясе вәкилләре катнашты.
Министр сорт сынау участогын яхшы бәяләде.
"Зәйдәге шушы тәҗрибә мәйданы зур бәягә лаек. Гәрчә алар аны узган ел гына оештырып җибәрделәр, шулай булса да бик зур хезмәт куйганнар. Өчәр тәүлек дәвамында, шушы җирдә тезләнеп эшләп, һәр киңәш биргән кешене тыңлап эшләсәләр, алдагы елга аны тагын да нәтиҗәлерәк итү мөмкилеге бар", - диде Әхмәтов.