Күзәтчелек идарәсе авыл хуҗалыгы җирләрен тиешенчә кулланмаучыларны җәзага тартачак.

2018 елның 27 июле, җомга

Ведомство авыл хуҗалыгы җирләрендә карьерлар һәм чүплекләр булдыруга юл куючыларга административ чара күрәчәк.

 Быел Татарстанда 41 мең гектардан артык тиешенчә кулланылмаучы авыл хуҗалыгы җирләре ачыкланган. Бу хакта бүген Россия авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Фәттерахманов ведомствоның күзәтчелек эшчәнлеге буенча беренче җәмәгать фикер алышуында җиткерде.

Ул хәзерге вакытта шул җирләрдән 6 гектарын әйләнешкә кертә алуларын әйтте.

“Районнарда андый җирләргә муниципаль контрольне көчәйтергә кирәк”, - диде Фәттерахманов. Ул юридик затларга штраф күләме 400 меңнән 700 мең сумга кадәр булганлыгын искәртте.

Шулай итеп, Лаеш районында “Торговый дом “Куб” оешмасы административ җаваплылыкка тартылган, шуннан соң алар рекультивация үткәреп тәртипкә китергән.

Моннан тыш, 159 чүплек теркәлгән. Әлеге күрсәткеч буенча Әлки, Лаеш, Биектау, Әтнә районнары исемлек башында булып чыккан. 132 чүплек бетерелгән, калганнары буенча эш бара.

Актуаль проблема булып санкцияләнмәгән карьерлар кала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International