Татарстан Министрлар Кабинетының яшьләр эшләре министрының өч урынбасары билгеләнүе турындагы карарына 23 июльдә кул куелган.
Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары итеп Тимур Сөләйманов билгеләнде. Татарстан Министрлар Кабинетының тиешле карарына 23 июльдә кул куелган. Бу хакта “Татар-информ”га шәхси чыганак хәбәр итте.
Шулай ук Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасарлары вазифасына Ринат Садыйков һәм Анна Захматова билгеләнде.