Депутатлар россиялеләргә никах теркәлү көнен һәм вакытын сайларга рөхсәт бирде.

2018 елның 27 июле, җомга

Язылышуга гаризаны Интернет аша бирергә мөмкин.

 Россиялеләргә никах теркәлү көнен һәм вакытын үзләренә сайларга рөхсәт иттеләр. Әлеге карар Дәүләт Думасы утырышында өченче укылышта кабул ителде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Язылышу көнен ЗАГСта гына түгел, Интернет аша Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталында да билгеләргә мөмкин.

Язылышу вакытын билгеләү бер айдан да иртәрәк һәм бер елдан да соңрак булырга тиеш түгел.

Моңа кадәр ЗАГСка гариза биргәннән соң нәкъ бер ай узгач язылышырга мөмкин иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International