Татарстан Республика һәм шәһәр көнен бәйрәм итүгә 10 миллион сум сарыф итәчәк.

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

 

Республика һәм шәһәр көнен салют, концерт һәм тантаналы кабул итү белән билгеләп үтәчәкләр.

Татарстан Хөкүмәте Республика һәм шәһәр көнен бәйрәм итүгә 10 миллион сум сарыф итәчәк. Шул хактагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары реестрында урнаштырылган.

Игълан ителгән тендер шартлары нигезендә, бәйрәм чаралары «Казан» Халыкара ат-спорт комплексында, Иске Татар бистәсендә һәм Казан ратушасында узачак. Бәйрәм чаралары планына концерт программасы, салют, ратушада тантаналы кабул итү һ.б. керә.

Подрядчылар бәйрәмне әзерләү, аппаратура белән тәэмин итү һ.б. эшләрне башкарырга тиеш.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International