Татарстан укучылары «Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары» федераль инициативасын гамәлгә ашыруда катнаша.
Татарстан укучылары «Төбәкләр өчен киләчәк кадрлары» федераль инициативасын гамәлгә ашыруда катнаша. Иң яхшы проект авторлары республиканың кадрлар резервына кертеләчәк. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.Өч көн дәвамында балалар проект иҗаты серләрен үзләштерде, тренинглар узды, Татарстанда яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән проектлары белән таныштырды. Алар үз проектларында куркынычсыз шәһәр төзү, медицина тикшерүен камилләштерү, мәдәниятне үстерү, экологик хәлне яхшыртуда үз идеяләрен тәкъдим итте. Пректларның күбесе белем бирүгә багышланган иде. Мәктәп укучылары күпфункцияле өстәмә белем бирү мәктәбе ачарга, мәктәп лидерлары берләшмәсен төзергә һәм балаларның иҗади сәләтләрен ачу өчен Art-хәрәкәт башлап җибәрергә тели.
Мәктәптә катнашучылар ел дәвамында үз проектларын әзерләячәк, республика җитәкчеләре: министрлар, мэрлар һәм төрле компания башлыклары аларның остазлары булачак. Иң яхшы проект авторларына «Наставник» форумында (Мәскәү) һәм «Сириус» Белем бирү үзәге (Сочи) сменасында катнашу мөмкинлеге тудырылачак һәм алар республиканың кадрлар резервына кертеләчәк.