Минзәләдә сенаж салу дәвам итә, тиздән урак башлана

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Районыбызның җәмәгать терлекләре өчен 7500 тонна печән хәзерләнде һәм ул төргәкләргә төрелеп ферма яннарына кайтарып өеп куелды.

 32000 тонна сенаж базларга салынды. Яшь бозаулар өчен 16,1 тонна яфрак азык хәзерләнде. Район буенча бер баш шартлы терлеккә 14,5 центнер  күләмендә терлек азыгы тупланды.  Урак та башланып килә. Кичә “Мензелинские зори” агрофирмасының Калинин бүлекчәсендә 400 гектар рыҗик(шепкән)ны теземнәргә салдылар. Шулай ук “Органик групп-Минзәлә” ҖЧҖ игенчеләре дә көзге бодайны теземнәргә сала башладылар. Бу атна ахырында теземнәрнәргә салынган культураларны cуктыра башлаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International