Элек хәрби хезмәткә яраксыз дип табылган татарстанлылар кабат медкомиссия узачак.

2018 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Сергей Погодин сүзләренчә, 9 ел эчендә яшь кешенең сәламәтлеге үзгәрергә мөмкин, дәваланганнан соң, ул хәрби хезмәткә яраклы була ала.

Элек хәрби хезмәткә яраксыз дип табылган татарстанлылар кабат медкомиссия узачак. Бу хакта кичә ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.

“18 яшьтән 27 яшькә кадәр булган, элек хәрби хезмәткә яраксыз дип табылган гражданнарның медкомиссия узарга хакы бар”, - диде генерал-майор.

Сергей Погодин сүзләренчә, монда табиблар ялгышы турында сүз бармый. 9 ел эчендә яшь кешенең сәламәтлеге үзгәрергә мөмкин, дәваланганнан соң, хәрби хезмәткә яраклы була ала.

ТР хәрби комиссары билгеләгәнчә, ике кеше кабат медкомиссияне уңышлы узып, яз көне хәрби хезмәткә алынган. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International