Районыбызның җәмәгать терлекләре өчен 7500 тонна печән хәзерләнде һәм ул төргәкләргә төрелеп ферма яннарына кайтарып өеп куелды.
30500 тонна сенаж базларга салынды. Яшь бозаулар өчен 16,1 тонна яфрак азык хәзерләнде. Район буенча бер баш шартлы терлеккә 14,2 центнер күләмендә терлек азыгы тупланды. Урак та башланып килә. Кичә “Мензелинские зори” агрофирмасының Калинин бүлекчәсендә 400 гектар рыҗик(шепкән)ны теземнәргә салдылар. Шулай ук “Органик групп-Минзәлә” ҖЧҖ игенчеләредә көзге бодайны теземнәргә сала башладылар