Минзәлә районында уракка хәзерлекне тикшерделәр

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Район башлыгы Айдар Салахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Илгиз Ханов, Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелегенең Минзәлә районы буенча инспекторы Ринат Гыйльманов район хуҗалыкларында булып комбайннарның уракка хәзерлеген тикшерделәр.

Быелгы урып-җыю эшләре узган елга караганда да соңга калып башланырга охшаган.   Быелгы уракны аерым урып, һәр көннән һәм һәр сәгатьтән нәтиҗәлерәк файдалану зарури.

Республикабызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән вәкилләр 27 июль көнне ашлык җыю комбайннарының, транспорт чараларының, ашлык складларының, ашлык киптерү урыннары һәм ашлык чистарту машиналарының быелгы урып-җыю кампаниясен уздыруга әзерлеген тикшерәчәкләр.  Бу көнне районыбызның авыл хуҗалыгы оешмаларының урып-җыюга  һәм җир эшкәртүгә әзерлегенә конкурс уздырачак.  Шулай ук алар хезмәт өчен түләү системасына, хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чараларына, сервис хезмәтләре оештыру планы, махсус киемнәр булу, үлчәү җайланмаларының төзек булуына, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешенә һәм янгын куркынычсызлыгына да аерым игътибар биреләчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International