Минзәләдә ай башыннан сөт җитештерү 1900 кг.га кимеде

2018 елның 24 июле, сишәмбе

Районыбыз терлекчеләре бүгенге көндә 53,5тонна сөт җитештерәләр, бу узган елның шушы чорына караганда дүрт процентка күбрәк, яки ике тонна сөтне артыграк җитештерәләр.

 

 Шулай булса да алар ай башыннан сөт җитештерүне 1900 кг.га киметтеләр. Сөт җитештерү кимүнең төп сәбәбе-көннәр кызу тора һәм терлекләр көндезен ашый алмыйлар , кигәвен дә талый.  Район буенча һәр сыердан уртача 11,7килограмм сөт савып алына.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International