Шулай да кулланучылар, шартларын белеп эш иткәндә, торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләүдә субсидияләр алырга мөмкин, диделәр ведомствода.
Татарстанда җылылык өчен 2012 елда кертелгән субсидияләр вакытлыча гына булган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында сөйләделәр.
Татарстан Хезмәт министрлыгы “Таттеплосбыт” җәмгыяте йортларында яшәүче кешеләргә генә субсидияләр түләүне башка компания йортларында яшәүчеләргә карата дөрес булмый, дип саный. Шул сәбәпле, 2018 елның 1 июленнән "Таттеплосбыт" кулланучыларына субсидияләр түләү туктатыла.
Шулай да кулланучылар, шартларын белеп эш иткәндә, торакка һәм коммуналь хезмәтләргә түләүдә субсидияләр алырга мөмкин, диделәр ведомствода.