Утырышны Россия Федерациясе экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Денис Храмов уздырды.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында видеоконференция режимында табигатьтән максатчан файдалану һәм әйләнә-тирәлекне саклау мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Бу хакта Татарстан Экология министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
Рөстәм Нигъмәтуллин. үз чыгышында Татарстанда уздырыла торган табигать саклау чараларының әһәмиятен әйтеп узды. Болар – "Чөгәнең уылдык чәчү урыны" дәүләт табигый зоологик заказнигын һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының территориаль идарәләре каршындагы иҗтимагый инспекторлар институтын булдыру, АЗСларны мотор ягулыгы парларын тотып калу һәм югалтуларсыз файдалану системалары белән тәэмин итү һәм газ-мотор ягулыгы базарын үстерү.
"Язгы ташу вакытында торак пунктларын су басудан саклау өчен 6 елга үзәге ләмнән чистартылды. Моның өчен 64 млн сум акча бүлеп бирелде, икътисади нәтиҗәсе 1 млрд сумнан артык тәшкил итте, ләкин төп нәтиҗәсе ярты миллион татарстанлы өчен куркынычсыз яшәеш шартларын арттыру булды", – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары.
Киңәшмә барышында шулай ук республикада су хуҗалыгы комплексын үстерү һәм калдыклар белән эш итү, атмосфера һавасын күзәтеп торуның сыйфаты һәм судагы биологик ресурсларның кыйммәтле төрләрен саклау мәсьәләләре хакында да фикер алыштылар.