Татарстанның яшь урманчылары II республика слетына әзерләнә

2018 елның 24 июле, сишәмбе

Татарстанның яшь урманчылары II республика слетына әзерләнә. Слет 29-31 июльдә Кукмара районының "Лубян урман-техника көллияте"ндә уздырыла. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә. 

Хәзерге вакытта катнашучылар Татарстан урманчылыкларында актив рәвештә урман ярышларына әзерләнә. Балаларга урман һәм андагы тереклек ияләре турындагы белемнәрен күрсәтү белән бергә, командада эшли белү, урманда юнәлеш алу, каршылыкларны җиңә белү күнекмәләрен һәм урман таксациясе буенча сәләтләрен күрсәтергә туры киләчәк.

 Слетта Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларыннан 200дән артык вәкил катнашыр, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International