Бүген 27 градуска кадәр җылы булачак

2018 елның 24 июле, сишәмбе

 

Киләсе ике көндә республикада явым-төшем күзәтелми.

 Бүген Казанда 27 градуска кадәр җылы булачак, явым-төшем күзәтелми. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында хәбәр ителә.

Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк.
Киләсе ике көндә республикада явым-төшем күзәтелми. Сишәмбедән чәршәмбегә каршы төндә һава температурасы +10-15 градус булачак, 25 июльдә көндез һава +24-29 градуска кадәр җылыначак.

Чәршәмбедән пәнҗешәмбегә каршы төндә төндә һава температурасы +14-19 градус тәшкил итәчәк. 26 июльдә көндез Татарстан буенча максималь температура +28-33 градус булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International