Казанда 22-24 июльдә “Дуслык” белем бирү-сәламәтләндерү үзәгендә Республика проект мәктәбе эшләячәк.
Казанда 22-24 июльдә “Дуслык” белем бирү-сәламәтләндерү үзәгендә Республика проект мәктәбе эшләячәк. Татарстанда әлеге проект республика президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча уздырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республика проектлар мәктәбендә Казан, Яр Чаллы, Норлат, Бөгелмә, Әлмәт шәһәрләреннән 14 яшьтән 17 яшькәчә 100 дән артык мәктәп укучысы катнашачак. Укучылар “Сәләтле балалар” порталында конкурс сайлап алу туры узган.
Татарстан өчен әлеге проектның төп максаты – мәктәп яшеннән башлап яшьләрнең проектлау культурасын үстерү. Командалар әзерләгән проектлар төбәк халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтеләчәк. Инициатива нәтиҗәләре буенча, яшь талантларны республиканың кадрлар резервына җәлеп итәчәкләр.