Татарстан Президенты чираттагы ялга китте

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты вазифалары бу чорга Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинга йөкләнә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүгеннән чираттагы ялга китте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Президентның чираттагы ялы 2018 елның 23 июленнән 5 августына кадәр кадәр булачак.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 98нче маддәсе нигезендә, Татарстан Республикасы Президенты вазифалары бу чорга Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинга йөкләнә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International