Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын 40 ел элек тәмамлаучылар очрашты

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

1982 елда Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының агрономия бүлеген тәмамлаучылар 21 июль көнне очрашты.

Алар авыл хуҗалыгы техникумының музеенда булдылар, үзләре укыган техникумның зур үзгәреш кичергәнен билгеләп үттеләр һәм агрономия бүлеге классында утырып истәлекләре белән уртаклаштылар. Әлеге очрашуга 18 кеше килгән, калганнары килә алмаган, араларында вафат булганнары да бар. Бу очрашуда алар белән бергә укыган районыбызның фермеры Айрат Бариев та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International